news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Урал кубогында катнашты

Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр.

(Әгерҗе, 3 октябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче егет-кызлар Екатеринбургта Урал кубогында катнаштылар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 20дән артык команда килгән иде, дип яза җирле басма.

Иң көчле спортчылар катнашкан ярышта Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да сынатмадылар. Рузилә Шаһиева һәм спортчыларны ярышка әзерләгән тренер Руслан Закиров пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Алмаз Вәлиуллин һәм Арсений Чечетко бишенче урын алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot