Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Россия чемпионатына бара
Әгерҗе спортчылары гыйнварда Екатеринбургта булачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды.
(Әгерҗе, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Түбән Новгородта Идел буе федераль округы буенча каты куллылар арасында узган ярышта беренче-бишенче урыннарны алган Әгерҗе спортчылары гыйнварда Екатеринбургта булачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды, дип яза җирле басма.
Әлеге зур бәйгедә барлыгы 330 егет-кыз катнашты. Әгерҗе районы данын Руслан Закиров җитәкчелегенедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кул көрәше белән шөгыльләнүчеләр яклады. Дәниф Галиуллин – беренче, Батыр Чураев, Рузилә Шаһиева – бишенче, Рамил Кирамов тугызынчы урыннарны алдылар.
Районда туып-үскән, әлеге бәйгедә беренчелекне яулаган Миләүшә Гыймранова, Альмира Хәбибуллина, Жирайр Габриелян да Россия чемпионатында катнашачаклар.