Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең Кадыбаш мәдәният һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен ял оештырган
Өлкәннәр киләсе елда да очрашырга сүз куешып таралышкан.
(Әгерҗе, 19 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Кадыбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Алсу Ситбатова һәм Фәридә Каюмова, Кадыбаш авыл җирлегенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр, инвалидлар өчен Көтмәс елгасы буена поход оештырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мондый чараны алар икенче ел рәттән уздыралар инде. Көтмәс тугаенда шомыртлар, алмагачлар ап-ак шау чәчәккә төренгәч, табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга, күңел ачарга төшәләр. Гөлнара Гафарова, Фәридә Каюмова учакта тәмле уха пешереп, хуш исле чәй кайнаткан.
Фәридә Каюмова китапханәгә яңа кайткан матбугатка күзәтү ясады. Нәтиҗәдә, китапханәгә ике яңа китап укучы язылган һәм 12 данә китап укырга бирелгән. Өлкәннәр бу чарадан бик канәгать булып, киләсе елларга да шулай очрашырга язсын дип таралышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз