news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле Клин шәһәрендә узган фестивальдә катнашты

Әгерҗе артистлары төрле уен коралларында милли җырларыбызны башкарганнар, татар көйләренә тезмә уйнаганнар, биюләр белән таныштырганнар.

Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ ансамбле Клин шәһәрендә узган фестивальдә катнашты
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 2 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле Клин шәһәрендә узган бишенче “Россиянең халык сәнгате һөнәрләре“ фестивалендә катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ансамбль Татарстандагы традицияләрне, фольклорны күрсәтсә, Казаннан килгән вәкилләр сәнгать һөнәрләре турында сөйләгәннәр.

Әлеге фестивальдә Әгерҗе артистлары төрле уен коралларында милли җырларыбызны башкарганнар, татар көйләренә тезмә уйнаганнар, биюләр белән таныштырганнар.

Ачылу тантанасында, икенче көнне ярминкәдә ясаган чыгышлары җылы алкышларга күмелгән. Ә менә ябылу тантанасында аларга РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән чыгыш ясарга туры килгән.

Клин шәһәре буйлап сәяхәт итәргә дә өлгергәннәр. Композитор Петр Чайковский, Чыршы уенчыклары музейларында булганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot