news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Иж-Бубый авылына, фәнни гыйлемнәрен расларга, 50 укучы килә

12 апрельдә Иж-Бубыйда V төбәкара "Буби укулары" уза.

(Әгерҗе, 9 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында быелгы төбәкара Буби укуларында иллегә якын укучы катнашыр, дип көтелә, дип яза җирле басма.

12 апрельдә Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V юбилей төбәкара Буби укулары уза.

Анда катнашучылар биш секциядә эшләячәкләр. Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Менделеев, Казан, Чаллы, Арча һәм башка районнардан килгән 50гә якын укучының эшенә дәрәҗәле жюри бәя бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot