news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Иж-Бәйки һәм Кырынды басуларында 1586 гектарда бөртеклеләр суктырылган

Агрофирма кырларыннан уңыш әлегә бер гектардан 16,4 центнер чыга.

Әгерҗенең Иж-Бәйки һәм Кырынды басуларында 1586 гектарда бөртеклеләр суктырылган
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 16 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Кичә комбайннар Кырынды һәм Иж-Бәйкинең арыш һәм арпа басуларында эшләде. “Агрофирма–Әгерҗе“ һәм “Наҗар“ ширкәтләре басуларыннан 1586 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агрофирма кырларыннан уңыш әлегә бер гектардан 16,4 центнер чыга.

Агрофирмада көзге чәчү эшләре дә башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot