news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең “Инвис“ ансамбле зона этабы җиңүчесе булды

Алар район данын республикада яклаячаклар.

(Әгерҗе, 13 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Алабугада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ бәйгесенең зона этабы узды. 8 районнан килгән 28 катнашучы “Хатын-кыз – әни“, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“, “Хатын-кыз – лидер“, “Хатын-кыз – бизнес-леди“ һәм башка номинацияләрдә осталыкларын күрсәттеләр, дип яза җирле басма.

Катнашучылар җиде минут эчендә талантларын ачтылар. Алар җырладылар, биеделәр, үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, эшләре турында сөйләделәр.

Әгерҗе районының гүзәл затлары ике номинациядә сыналды. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият“ номинациясендә катнашкан Әгерҗе районы Варкләд-Бодья авылының Наталья Матвеева җитәкчелегендәге “Инвис“ ансамбле, зона турында барлык көндәшләреннән өстен чыгып, беренче урын алды. Алар район данын республикада яклаячаклар. Ә “Хатын кыз: минем язмыш – минем һөнәрем“ номинациясендә катнашкан Кадыбаш мәктәбе укытучысы Эльмира Рәсүлева Диплом белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100