news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең “Инвис“ ансамбле Санкт-Петербургта узган бәйгедә Гран-при яулады

Ансамбль Санкт-Петербургта “Малахитовая шкатулка“ халык һәм фольклор иҗаты Бөтенроссия бәйгесендә катнашты.

 (Әгерҗе, 6 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы Варкләд-Бодья авылының Наталья Матвеева җитәкчелегендәге “Инвис“ ансамбле, Санкт-Петербургта “Россия мәдәнияте – Бөек Россия“ фестиваль-бәйге кысаларында уздырылган “Малахитовая шкатулка“ халык һәм фольклор иҗаты Бөтенроссия бәйгесендә катнашты, дип яза җирле басма. 

Ансамбль әлеге дәрәҗәле бәйгедә Гран-при яулады һәм Кубок белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot