news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең “Инвис“ ансамбле Эстониягә барырга җыена

Аларны Таллин университетына фин-угор халыклары күргәзмәсе ачылу уңаеннан чакырганнар.

Әгерҗенең “Инвис“ ансамбле Эстониягә барырга җыена
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 7 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районының Варкләд-Бодьядагы “Инвис” фольклор ансамбле март аенда Эстониягә барырга җыена.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аларны Таллин университетына фин-угор халыклары күргәзмәсе ачылу уңаеннан чакырганнар. Аннан күргәзмә Эстониянең Тарту шәһәрендәге милли музеена күчә. Чара өч көн дәвам итәчәк.

“Инвис“ ансамбле бәйрәмгә күргәзмә композициясе һәм концерт номерлары әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot