news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең иң яшь тренеры республика бәйгесендә җиңү яулаган

“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.

(Әгерҗе, 23 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яшь тренер“ номинациясендә Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Грайр Аркелян җиңү яулады.  Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Грайр спорт мәктәбендә яшүсмерләрне кул сугышы серләренә өйрәтә. Үзе дә әлеге спорт төре буенча бик күп уңышларга ирешкән, Дөнья чемпионатында икенче урын яулаган тренерның шәкертләре дә республика, төбәкара, Россия күләмендәге бәйгеләрдә бер-бер артлы җиңү яулыйлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100