news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең иң яхшы пенсионерлары район данын якларга Казанга юл тотачак

Алар ГТО нормативларын тапшырды.

Әгерҗенең иң яхшы пенсионерлары район данын якларга Казанга юл тотачак
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 26 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 24 майда «Өченче буын» XI Спартакиадасының муниципаль этабы дәвам итте. Ярышлар теннис, Йөзү, пуля белән ату, дартс спорт төрләре буенча үткәрелде.

Ярышларда катнашучыларны ТР Әгерҗе районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шамил кызы Бакасова сәламләде.

Шулай ук пенсионерлар йөзү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Июнь аенда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән пенсионерлар Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары командалары арасында Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100