news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең иң яхшы комбайнчыларына бозаулар тапшырылды

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләргә вәгъдә биргән иде.

(Әгерҗе, 11 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә  иң күп бөртеклеләр суктырган өч комбайнчыга тере бүләк – бозаулар тапшырылды. Бу турыда җирле басма яза.

Быелгы урак вакытында 2063 тонна ашлык суктырып район күләмендә беренче урын яулаган Тирсә комбайнчысы Илнар Садыйков 400 килолы бозауга лаек булды.

Икенче урында – 1821 тонна ашлык җыйган Биектау егете Алексей Красильников. Аңа 350 килолы бозау тапшырылды. 1718 тонна бөртеклеләр суктырып өченче урын алган Көчектән Нияз Хуҗинга бүләккә 300 килолы бозау бирелде.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләргә вәгъдә биргән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100