Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең иң яхшы иҗат коллективлары 80 еллыгына багышланган гала-концертта чыгыш ясады
32 иҗат коллективы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста 700гә якын үзешчән катнашты.
(Әгерҗе, 29 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең 80 еллык юбилеена багышлап район күләмендә уздырылган «Минем шәһәр – минем бәйрәм» смотр-бәйгесендә 32 иҗат коллективы, җыр-биюгә, нәфис сүзгә оста 700гә якын үзешчән катнашты, дип яза җирле басма.
Бер айдан артык Үтәгән, Пеләмеш, Кичкетаң, Иж-Бубый зоналарында һәм Әгерҗедә сайлап алу турлары узганнан соң, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җитәкчелегендәге жюри 14 коллективның чыгышын финалда тагын бер кат “иләктән иләде“. Нәтиҗәдә, ун иң яхшы иҗат коллективына гала-концертта катнашу хокукы бирелде.
Менә алар Әгерҗебезнең үткәненә сәяхәт иттерүчеләр, бүгенгесе белән горурланучылар, киләчәгенә якты өмет-хыяллар белән атлаучылар: Пеләмеш, Көчек, Иж-Бубый, Яңавыл, Иске Чекалда, Варкләд-Бодья, Кырынды, Сарсак-Омга, Красный бор авыллары һәм Әгерҗенең Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортлары үзешчәннәре.
Кызу урак өсте булганда да авыл уңганнары эш белән ялны чиратлаштыра торган булганнар. Тирсә баянчылары уйнаган милли көйләребезгә кушылып Көчек авылының җыр-биюгә оста өлкәннәре, кыю яшьләре сәхнәне “ду“ китерде.
Әгерҗенең 80 еллыгын каршы алсак, чал тарихлы Иж-Бубый мәдрәсәсенә 200 елдан артык инде. “Рухи хәзинә, ядкарьләребезне саклыйк“, дип мөрәҗәгать иттеләр әлеге авыл артистлары. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты үзешчәннәре дә туган шәһәребез юбилеена бик ныклап әзерләнәләр икән. “Репетиция“ләр гөрләп үтә, яшьләр белән бергә өлкәннәрне дә күпләп сәхнәгә тартканнар сәнгать җитәкчеләре.
Ә менә эшкә уңган, сүзгә тапкыр Яңавыл хезмәтчәннәрен төшерергә телевидениедән үк килгәннәр. Алар хезмәт уңышлары белән дә уртаклаштылар, җыр-биюдә дә осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәмдә, иң мөһиме, кунак каршы алудыр, мөгаен. Аш-суга оста хуҗабикәләр пешергән милли ризыклардан һәркем авыз итеп калырга ашыга. Иске Чекалда үзешчәннәре ипи – иң кадерле ризык дисәләр, Сарсак-Омга артистлары перепеч, табани тәкъдим иттеләр. Варкләд-Бодьяның сәхнә тутырып чыккан артистлары “илебездә шәһәр-районнар миллионлаган булса да, иң матуры – безнеке“ дип горурлануларын белдерделәр.
Кырынды үзешчәннәре дә фестивальгә бөтен авыл белән диярлек әзерләнгәннәр. Кечкенә балалар концертның матур бер бизәге булдылар. Бу авыл артистлары милләтләр дуслыгын чагылдырган бию белән шаккаттырдылар.
–Ә без тамашачыларга Әгерҗе елъязмасын тәкъдим итәбез. Шәһәргә нигез салыну, Бөек Ватан сугышы еллары, комсомол чоры һәм хәзерге вакыт. Россия әләме белән бию әзерләдек, җырчыбыз Сергей Сайранов “Туган җир“ җырын башкарачак. Сәхнәдә 19 үзешчән чыгыш ясый. Иң өлкәннәребез – Николай Прокошев, Надежда Анпилогова, Галина Чуткова. Тамашачылар безнең чыгышны да яратырлар дип уйлыйбыз, – диде сәхнәгә чыгар алдыннан Красный бор Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Динара Ямалиева.
Чынлап та, әлеге авыл үзешчәннәренең чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәр дигәннән, гала-концертта яшьләр белән беррәттән, сәхнәдә осталыкларын күрсәткән 60-70 яшьлек апа-абыйларга зур рәхмәт! Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да лаеклы ялда булсалар да мәдәни тормышта кайнап яшәүче өлкәннәребезгә, барлык үзешчәннәргә, артистларның һәрберсе өчен җан атып торган, аларның чыгышларына лаеклы бәя биргән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллинга, Эльвира Нәбиевага һәм аларның командаларына олы рәхмәтен җиткерде.
–Гала-концертны карагач, иң талантлы осталар безнең районда яши икән дигән нәтиҗәгә килдем. Без – бай, дус, бердәм халык. Бу дуслыкны сез бүген сәхнәдә дә ачык күрсәттегез. Әгерҗебез белән горурлануыгызны белдердегез, аның матурлыгына сокландыгыз, – диде.
Әлеге иҗат коллективлары 4 августта Әгерҗебезнең 80 еллыгына багышланган бәйрәмдә төрле мәйданчыкларда бәйрәм кунаклары алдында чыгышларын тәкъдим итәчәкләр.
–Мондый талантлы үзешчәннәребез булганда без шәһәребез юбилеен лаеклы төстә уздырырбыз дип ышанам, – диде Эльвира Зәмвировна.
Үзешчән артистларның тырышлыклары бушка китмәде. Һәр коллективка Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз