Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең иң өлкән әбисенә – йөз дә биш яшь
Әтнә районында туып-үскән, дүрт бала үстергән.
(Әгерҗе, 9 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бүген Әтнә районында туып-үскән, дүрт бала үстергән, гомер көзен Әгерҗедә кызы Гөлсирә һәм кияве Дилүс тәрбиясендә уздыручы Хәдичә әби Хәлиуллинага 105 яшь тулды, дип яза җирле басма.
Моннан ике ел элек очрашканда:
–И-и, балакайларым, бик озак яшәдем инде бу якты дөньяда. Кызым белән киявем бик тәрбияләгәнгә шулай озын гомерледер мин. Яшь баланы карагандай тәрбиялиләр, иркә әби булып кына ятам хәзер. Мин әле 105 яшемә кадәр яшим. Бу рәхәт тормышны ташлап китәсе килми, – дигән иде иң озын гомерле райондашыбыз.
Ходай насыйп иткәч, 105ен дә тутырды Хәдичә әби. Әмма ул олуг юбилеен урын өстендә генә каршы алды. Кул-аяклар тыңламый, һуш-зиһене дә юк инде.
–Әни гомер буе даруның ни икәнен белмәде. Башы авыртканда да дару эчеп кара дисәм, кулын гына селти иде. Хәзер менә даруның да файдасы юк инде, – ди Гөлсирә апа.
Әмма Хәдичә әби бу яшькә җитүе белән бәхетледер. Тормышында күп авырлыклар күреп тә, ямь һәм тәм табып яшәве, иң мөһиме, картлыгын балалары янында кадер-хөрмәттә уздыруы белән бәхетле ул, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз