news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең футболчы кызлары алтын медаль яулады

Россия күләмендә уздырылучы "Мәктәпкә – мини-футбол" ярышының республика этабы төгәлләнде.

(Әгерҗе, 1 февраль, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). Россия күләмендә уздырылучы “Мәктәпкә – мини-футбол" ярышының республика этабы төгәлләнде. Әгерҗе шәһәренең 2 нче мәктәбендә тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендә футбол белән шөгыльләнүче кызлар республика ярышыннан алтын медаль яулап кайттылар, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Алар хәзер Түбән Новгородта Идел буе федераль округында Татарстан данын яклаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot