news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре Татарстан Чемпионатында катнашты

Республика күләмендә үткәрелгән әлеге ярышта барлыгы 14 командадан 50 спортчы катнашты.

(Әгерҗе, 14 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре Татарстан Чемпионатында катнашты, дип яза җирле басма.

Әгерҗедә тренер Руслан Закиров җитәкчелегендә кул көрәше белән шөгыльләнүче Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин Алабугада физик мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен узган бәйгедә катнаштылар.

Республика күләмендә үткәрелгән әлеге ярышта барлыгы 14 командадан 50 спортчы катнашты. Көчле көндәшләр белән сынашырга туры килсә д,ә Әгерҗе егетләре дә сынатмады. Ленар 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында – беренче, Алмаз шул ук үлчәүдә өченче урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot