news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре пьедесталга күтәрелде

55 һәм 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин беренче урыннарны яуладылар.

(Әгерҗе, 26 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Мамадышта физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган кул көрәше ярышында Әгерҗедән дә каты куллы егетләр катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә барлыгы 14 командадан 70 спортчы көч сынашты. Әгерҗедән 55 һәм 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин беренче урыннарны яуладылар. Аларга медальләр, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot