news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗенең өч мәктәбенә яшь укытучылар эшкә килгән
Районда барлыгы 15 яшь белгеч хезмәт куя.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Быел Әгерҗенең 4 нче мәктәбенә, Тирсә, Красный Бор мәктәпләренә яшь укытучылар килде. Районда барлыгы 15 яшь белгеч хезмәт куя, дип яза район басмасы.
Район мәгариф идарәсе карамагында 14 урта, 3 төп, 1 башлангыч мәктәп, 5 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 11 мәктәпкәчә учреждение, берәр өстәмә белем бирү һәм коррекцион мәктәп – барлыгы 34 оешма бар.
Белем бирү учреждениеләрендә 755 (мәктәпләрдә – 545, балалар бакчаларында – 186, өстәмә белем бирүдә 24) педагог эшли.
Мәктәпләрдә 358 педагог югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Мөгаллимнәрнең 83 проценты (451 кеше) – югары белемле.
Кырынды һәм Пеләмеш башлангыч мәктәп-балалар бакчаларында ата-аналар советы эшчәнлеге югары.
Максатчан юллама нигезендә 20 студент педагогик ВУЗларда белем ала.
Балалар бакчаларында 97 кеше югары һәм беренче квалификацион категория алган. 2018 елның беренче яртыеллыгында укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30789, тәрбиячеләрнеке – 27388, өстәмә белем бирү педагогларыныкы 31112 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2