news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды

Быелгы уку елында төрле милләт балалары тәрбияләнүче 3нче, 7нче шәһәр һәм Тирсәдәге «Миләүшә» балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды.

(Әгерҗе, 28 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды, дип яза район газетасы.

Быелгы уку елында төрле милләт балалары тәрбияләнүче 3нче, 7нче шәһәр һәм Тирсәдәге «Миләүшә» балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды.

3нче бакчада 1,5-3 яшьлек сабыйларны кабул иткән татар төркемен ачу тантанасында мәгариф идарәсе методистлары, татар теле мөгаллимнәре, әти-әниләр катнашты.

Нәниләр әле үзләрен чиста татар телендә сөйләшергә, җырларга өйрәтәчәкләрен аңламасалар да, әниләре «тел белү кирәк. Кечкенә чакта өйрәнгән гомерлеккә истә кала. Мәктәптә барыбер татар теле дәресләре булачак, өйрәнсеннәр генә» дигән фикердә.

«Кояшкай» төркемендә 15 бала тәрбияләнә. Аларның алтысы – татар, сигезе катнаш гаиләдән. Бер малай таҗик гаиләсендә үсә. Тәрбиячеләр Айсилә Садыйкова һәм Филисә Гобәйдуллина тел өйрәтүдә кызыксындыру чараларына басым ясауларын әйттеләр. Әле татар төркеменә бер ай гына йөрүләренә карамастан, балалар «исәнмесез», «сау булыгыз», «рәхмәт» кебек көндәлек кулланылыштагы сүзләрдән тыш, дүртьюллык шигырьләр дә өйрәнгәннәр инде.

Балаларга тел өйрәтүдә татар халык авыз иҗаты, бигрәк тә әкиятләрнең роле зур булуын да билгеләп үттеләр.

– «Шалкан», «Төремкәй» әкиятләрен курчаклар ярдәмендә күрсәтәбез. Балалар шаккатып, кызыксынып карыйлар, – ди Филисә ханым.

– Бу төркемдә белем һәм тәрбия бирү чиста татар телендә генә булырга тиеш. Әмма саф татарча гына аралашу өчен вакыт кирәк булачак. Хәзер әти-әниләр белән дә ныклы эш алып барабыз. Аларга сабыйлары белән өйдә татарча сөйләшергә киңәш итәбез. Мәгълүматларны татар телендә язып эләбез. Әнә шулай, уртак тырышлык белән максатка ирешербез дип уйлыйбыз, – ди Айсилә ханым.
Бәйрәмгә килгән әти-әниләрнең дә фикере белән кызыксындык. Игезәк кызлары Мәликә һәм Самирәне татар төркеменә биргән Евгения Муллахмәтова сөенечен яшерә алмады.
– Мин үзем катнаш гаиләдә үстем. Әнием – рус, әтием – татар. Әмма башка милләт кешесе булуына карамастан, әни татарча өйрәнгән. Без гаиләдә татарча да, русча да аралашып үстек. Балаларымның да татарча белүләрен телим. Шуңа күрә өйдә күбрәк татарча сөйләшергә тырышабыз, – ди Евгения.

Әнә, 3нче бакчада тәрбияләнеп, хәзер 1 нче гимназиядә укучы Эльвира белән Иделия дә татарча сөйләшү күңелле дә, кызык та, диләр. Аларның укытучылары Гөлназ Закирова:

– 3нче бакчада гомер-гомергә татар телен өйрәнүгә зур басым ясалды. Биредә туган телебездә бик матур бәйрәмнәр уздыралар. Үзләренең татар теле педагоглары бар. Бу бакчадан килгән балалар гимназиядә дә яхшы укыйлар, аларга татар телен өйрәнү кыенлык тудырмый, – диде.

Әнә, зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар милли киемнәрдән чыгыш ясарга чыккач зал көчле алкышларга күмелде. Шигырьләрне дә татар телендә чатнатып сөйләделәр, туган телдә матур җырлар да бүләк иттеләр. Бу минутларда нәни балаларның күзләрендә очкыннар кабынды. Ике-өч елдан алар да шушы абый-апалары кебек матур чыгышлары белән сөендерерләр әле, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100