Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең булачак тимер юлчылары дипломлы булды
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты.
(Әгерҗе, 14 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге икенче филиалында укуларын тәмамлап 50 егет студент тормышы белән саубуллашты. Аларның өчесе - Александр Макаров, Линар Таипов, Илнур Хаҗиев кызыл дипломга ия булды, дип яза җирле басма.
"Сез зур тормышка аяк басасыз. Тимер юлчы һөнәре һәрчак ныклы тәртип таләп итә. Тиз агымлы заман һәм тимер юл ритмында юлларыгызда һәрчак яшел ут кына каршы алсын", – дип теләде филиал директоры Рушания Волкова дипломнар тапшырганда.
Көллият укучылары практиканы Әгерҗе эксплуатацион локомотив депосында һәм “ЛокоТехСервис“ җәмгыятенең “Әгерҗе-Көньяк“ сервис локомотив депосында үтәләр. Директор урынбасары Наталья Нәфыйкова әлеге предприятие начальниклары Олег Соловьев һәм Андрей Магановка олы рәхмәтен җиткерде. Практиканы яхшы үтүчеләр оешмаларның Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Директор урынбасарлары Лилия Шункарова көллият тормышында актив катнашкан студентларга Мактау грамоталары, ә Людмила Бахтина үрнәк әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
"80 еллык тарихы булган бу көллияттә безнең гаиләнең өч буын вәкиле белем алды. Бабам биредә укып электрик булган. Әтием 1987 елда электровоз машинисты ярдәмчесе һөнәрен алып чыккан. Ә мин бүген тепловоз машинисты ярдәмчесе дипломына ия булдым", – дип зур горурлык белән сөйләде гел яхшы билгеләргә генә укучы Алмаз Садыйков.
"Киләчәктә бәхетле көннәрегез күп булыр әле: армиядән кайту, югары уку йортларына керү, туй, балалар туу... Бүгенге көн дә бик әһәмиятле: сез – һөнәр ияләре. Аңа ия булуда зур ярдәм күрсәткән көллият коллективына зур рәхмәт", - диде Наталья Макарова, барлык әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап. Аның сүзләренә барлык ата-аналар да теләп кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз