news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды.

Әгерҗенең авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды
tatarstan.ru

(Әгерҗе, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең Кадрәк һәм Иске Эсләк авыл җирлекләренә автомобильләр тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды.

Әлеге олы бүләккә Әгерҗе районыннан Илдус Гафаров һәм Александр Михайлов җитәкчелегендәге Иске Эсләк һәм Кадрәк авыл җирлекләре лаек булды.

“Шевроле Нива“ автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасында район башлыгы Валерий Макаров та катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot