news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең армспортчы кызлары Дөнья чемпионатыннан кайтты

35 илдән килгән 1500 спортчы катнашында узган ярышта алар икесе дә бронза медаль яулауга ирештеләр.

(Әгерҗе, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең армспортчы кызлары Дөнья чемпионатыннан кайтты, дип яза җирле басма.

Районыбызның армспортчы кызлары Миләүшә Гыймранова һәм Альмира Хәбибуллина Венгриянең Будапешт шәһәреннән Дөнья Чемпионатыннан кайттылар.

35 илдән килгән 1500 спортчы катнашында узган ярышта алар икесе дә бронза медаль яулауга ирештеләр. Кызларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

news_right_1
news_right_2
news_bot