Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗелеләрне Ижау госпиталендә көтәләр
Әлеге очрашу күрше республикадан килүчеләрнең райондашларыбызга ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен күрсәтте.
(Әгерҗе, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең актлар залында Әгерҗе районының хәрби хәрәкәт ветераннары, Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучылар өчен мөһим очрашу узды, дип яза җирле басма.
Сер түгел: әфганчыларны, чернобыльчеләрне без Хәтер көннәре вакытында гына искә алабыз. Әмма аларның көнкүрешендә проблемалар барлыгы һәркайсыбызга яхшы мәгълүм. Бу проблемалар күп чакта хәрби хәрәкәттә катнашучыларның сәламәтлеге какшау белән бәйле. Алар әйтүенчә, Казан госпиаталенә эләгүе авыр. Ара да якын түгел. Шуларны күз уңында тотып, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников әлеге юнәлештә күрше Ижау белән хезмәттәшлек итү турындагы тәкъдим белән чыкты. Бу фикерне районыбызның Иҗтимагый советы да хуплады.
Әлеге очрашуга Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгының сугыш ветераннары өчен Республика госпитале баш табибы Андрей Демин, Удмуртиядә ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче Сергей Морозов, “Чернобыль“ республика җәмгыяте җитәкчесе Семен Сармакеев килгәннәр иде.
Андрей Демин әгерҗелеләрнең госпитальдә сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге булачагы турында сөйләде.
– Курс ун көнгә исәпләнгән, дәвалану бушлай, – дип таныштырды баш табиб. – Госпиталь урман паркы зонасында урнашкан. Кешенең сәламәтлегенә табигатьнең дә уңай йогынтысы бик зур. Безнең медицина хезмәткәрләре һәр пациентка бик тә игътибарлы. Бу да – мөһим. Госпитальгә күпләр дәвалану өчен генә түгел, хәрби хезмәттәшләре белән очрашу, фикер алышу, мәгълүмат алмашу өчен дә киләләр.
Күрше республикадан килгән башка кунаклар да моның нәкъ шулай булуын расладылар. Алар оешма әгъзалары исеменнән ветераннар белән эшне яхшы оештырулары өчен госпиталь җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерделәр.
– Әлеге госпиталь – дәвалау оешмасы гына түгел, – диделәр алар беравыздан. Кунакларның сөйләвенә караганда, биредә концертлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар да еш уза. Күпләрне борчыган сорауларга җавап алу өчен медицина профессорларын да очрашуларга чакыралар. Кирәк икән, юридик консультацияләр алу мөмкинлеге дә бар. Ветераннар өчен төп проблемаларның берсе – алар өчен нинди ташламалар каралуын белмәү.
– Бу, бигрәк тә, авылда яшәүчеләргә хас. Гомумән, ветераннарга кагылышлы закон бик катлаулы итеп язылган, – диде гражданнарның хокукын яклау белән шөгыльләнүче “Чернобыль“ оешмасы җитәкчесе Сергей Сармакеев. – Без һәркемгә ярдәм итү юлын табарга тырышабыз, кирәк икән судка мөрәҗәгать итәбез. Мисалга, күптән түгел ташлама ияләре исемлегенә чернобыльчеләрнең хатыннарын да законлы нигездә кертүгә ирештек.
Әлеге очрашу күрше республикадан килүчеләрнең райондашларыбызга ярдәм кулы сузарга әзер икәнлекләрен күрсәтте. Шунда ук Ижау госпиталендә дәваланырга хокуклы граҗданнар категорияләрен тәгаенләү өчен поликлиникада аерым табиб билгеләү турында килешенде.
Әлеге госпитальгә юллама алу өчен, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә, анализлар тапшырырга кирәк була. Алдан сөйләшенү буенча госпитальдә пациентны көтеп торачаклар. Тагын бер нечкәлек: авыру үз-үзенә хезмәт күрсәтердәй, ягъни урында ята торган булмаска тиеш, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз