Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗелеләр “Яшел фитнес“ проектына кушылды
Бу проектның да максаты – спорт хәрәкәтенә төрле яшьтәге гражданнарны җәлеп итү.
(Әгерҗе, 28 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Мария Нуруллина). Әгерҗедә “Яшел фитнес” дип аталган киң күләмле бөтенроссия социаль-спорт проекты старт алды. Ул җәй буе дәвам итәчәк, дип яза җирле басма.
Әлеге проектның башлануы Халыкара олимпия көненә туры килүе очраклы түгел. Бу проектның да максаты – спорт хәрәкәтенә төрле яшьтәге гражданнарны җәлеп итү.
Проект 2015 елның 19 апрелендә Казанда старт алган, ә быел ул бөтен Россия буйлап таралды. Җәй буе Әгерҗедә тәҗрибәле инструкторлар белән берлектә саф һавада занятиеләр узачак.
Проектны ачу тантанасында иҗат коллективлары белән беррәттән футбол буенча Дөнья чемпионатының ачылу матчында туп биреп торган “Кадетлар” футбол командасы кызлары да үз осталыкларын күрсәтте. Аннан беренче тренировка башланды. Тиз хәрәкәтле күнегүләр физик культура отличнигы, спорт мастерына кандидат, кул көрәше буенча спорт мәктәбе тренер-укытучысы Руслан Закиров җитәкчелегендә башкарылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде һәм акциянең традициягә әверелүен теләде.
–Кайчандыр студентлар тарафыннан башланган тәкъдимнең Россия күләмендәге чарага әйләнүенә без шат. Сезнең занятиеләр вакытында бик күп уңай тәэсирләр алачагыгызга, спорт дип янучы фикердәшләр табачагыгызга ышанабыз, – дигән сүзләр белән сәламләде “Яшел фитнес” социаль-спорт хәрәкәтен пропагандалау буенча директор Егор Рәфыйков.
Проектны ачу тантанасы узган “Яшьлек” паркында бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Көн дәвамына җитәрлек уңай энергия алу нияте белән төрле яшьтәге шәһәрдәшләр килгән иде бирегә. Гаиләләре белән катнашучылар да бар иде.
–Безгә бик ошады. Проект ярдәмендә вакытыбызны гаилә белән кызыклы һәм файдалы итеп уздыра алдык. Бию коллективлары чыгышын бик яратып карадык. Сквердагы барлык халыкның хәрәкәттә булуына да игътибар иттек, – ди Гөлия Мулланурова.
Ул бәйрәмгә ире һәм кечкенә улы белән килгән иде. Марина Шакирова һәм аның нәни улы тәҗрибәле тренер Анастасия Кабеева белән берлектә ритмлы музыка астында бик рәхәтләнеп ритмик күнегүләр башкардылар.
Иң актив катнашучыларга “Олимп” спорт комплексы исеменнән призлар тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз