news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗелеләр Пермь Сабан туенда катнашты

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендәге 80 кешелек делегация Пермь Сабан туена барганчы зур әзерлек эшләре башкардылар.

(Әгерҗе, 27 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Өченче ел рәттән Әгерҗенең сәхнә осталары, Пермьдә милли бәйрәмебез – Сабан туенда катнашып, милләттәшләребезне йола, гореф-гадәтләребез белән таныштырдылар, җыр-биюләр бүләк иттеләр. Быелгы бәйрәм милләттәшләр күңелендә кызыклы уеннары белән дә истә калгандыр, мөгаен, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендәге 80 кешелек делегация Пермь Сабан туена барганчы зур әзерлек эшләре башкардылар. Бер төркем оста куллар, бәйрәм узачак мәһабәт зур стадионга берничә көн алда барып, бик матур мәйданчык ясадылар. Милли бәйрәм гөрләгән көнне музей хезмәткәрләре биредә пермьлеләрне Әгерҗе районының үткәне, бүгенгесе белән таныштырдылар. Тәбәрле, Иж-Бубый Мәдәният йортлары хезмәткәрләре биргән бишек, сандыклар белән бизәлгән татар өендә булып, милләттәшләр хатирәләр яңарттылар, өлкән буын балачагына кайткандай булды. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Сабан туе кунакларын милли ризыклар – өчпочмак, гөбәдия, вак бәлеш һәм самавырда кайнаган хуш исле чәй белән сыйлаганда җанлы әңгәмә кордылар, гармун моңнарына кушылып бергәләп җыр суздылар.

Мәйданчыктан, әнә шулай, көнозын халык өзелмәде. “Көмеш телле гармун“ егетләре, Иске Чекалданың “Сударушка“ ансамбле чыгышлары, “We dance“ коллективының дәртле биюләре, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, җырчы сандугачларыбыз Ләйсән, Марсилә, Елена, Баязит, Наилнең җырлары һәркемгә бәйрәм кәефе өстәде. Методист Ләйсән Тимуршина халыкны Сабан туенда гына уздырыла торган чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу кебек күңелле уеннарга тартты. “Безнең Сабан туйларында мондый уеннар оештырылганы юк. Бик күңелле булды, рәхмәт“, – диделәр җиңүчеләр бүләкләр алганда.

Артистлар төп сәхнәдә Сабан туе кунакларына бер сәгатьлек концерт программасы да тәкъдим иттеләр.

–Ерак араларны якын итеп милләттәшләребезне котларга килүебезгә бик шат. Татарстанның иң ерак районнарының берсе булган Әгерҗедән кайнар бәйрәм сәламнәр җиткерәбез, – дип Андрей Авдеев пермьлеләрне район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм белән котлады, кыскача районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды һәм телевизор итте.

Аннан сүз артистларга бирелде. Безнекеләр чыгыш ясаганда халык гөрләтеп кул чапты. Соңыннан да килеп олы рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр булды.
Киләсе елга да күрешергә насыйп булсын дип озаттылар пермьлеләр безнең делегацияне, дип яза җирле басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100