news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗегә Татарстанның мәгариф һәм фән министры килде

Киңәшмә районның иң лаеклы педагогларына дәрәҗәле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Әгерҗегә Татарстанның мәгариф һәм фән министры килде
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 7 февраль, “Татар-информ“,  "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Гыйнвар аенда Әгерҗе районы мәгариф оешмаларында Татарстан мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаменты белгечләре эшләде. Бүген район хакимияте бинасында әлеге тикшерүгә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңәшмәгә кадәр Рафис Борһанов катнашындагы эшлекле делегация Әгерҗедәге 3 нче балалар бакчасы, 1 нче гимназия, коррекцион мәктәп-интернат, Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында булып, уку-укыту, белем һәм тәрбия бирү шартлары белән якыннан таныштылар.

Районның барлык мәгариф оешмалары вәкилләре катнашында хакимият бинасының актлар залында узган киңәшмәдә департамент тарафыннан алып барылган өч юнәлеш – мәгариф тармагында дәүләт күзәтчелеге, лицензия таләпләрен үтәү һәм белем сыйфаты буенча тикшерү нәтиҗәләре бәян ителде.

Киңәшмә районның иң лаеклы педагогларына дәрәҗәле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100