news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә зур төзелеш эшләре башланды

Район җитәкчелеге тырышлыгы һәм республика ярдәме белән әлеге күперне дә капиталь төзекләндерү башлана.

(Әгерҗе, 30 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Бу көннәрдә Әгерҗедә зур ремонт эшләренә старт бирелде. Алар К.Маркс урамында һәм БАМ күперендә төзекләндерү алып барылу белән бәйле, дип яза җирле басма.

Әгерҗенең К.Маркс урамында “Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне үстерү“ программасы кысаларында өч ел дәвамында зур төзекләндерү булачак. Шушы көннәрдә әлеге эшкә старт бирелде. Төзекләндерү аерым участокларда алып барыла. Әйтик, хәзерге вакытта “МирСтрой“ төзүчеләре “Имплозия“ даруханәсе тирәсендә эшлиләр.
БАМ күперен ремонтлау турында да сүз күптән алып барыла иде. Ниһаять, район җитәкчелеге тырышлыгы һәм республика ярдәме белән әлеге күперне дә капиталь төзекләндерү башлана.

–Ремонт эшләре караңгы көзгә кадәр сузылыр дип күзаллана. Чөнки күпер капиталь ремонтланып кына калмаячак, ә җәяүлеләргә аның аша чыгу уңайлы булсын өчен үзгәртеп тә эшләнәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Күпер аша хәрәкәт тә чикләнә. Ул бер яклы гына булачак. Хәрәкәтне көйләү өчен махсус светофор куелачак.

–Күпер аша транспорт агымын киметү өчен Казанская урамы да тигезләнде һәм тәртипкә китерелде. Җиңел машиналар шәһәр үзәгенә әлеге урам буйлап Нариман күпере аша да йөри алачак, – ди Андрей Сергеевич.

Район җитәкчелеге ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә ремонт барышында юл хәрәкәтен көйләү һәм уңайлырак итү буенча башка ысулларны да барлый. Якын көннәрдә юлларда тиешле билгеләр дә барлыкка киләчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100