news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә “Зонтиклар парады“на гаризалар кабул ителә

Парадта катнашу өчен әзер зонтны төрле темага матур итеп бизәргә йә кулдан ясарга кирәк.

(Әгерҗе, 16 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан Әгерҗедә Зонтиклар парады уздыру планлаштырыла, дип яза район газетасы.

Парадта катнашу өчен әзер зонтны төрле темага матур итеп бизәргә йә кулдан ясарга кирәк. Жюри зонтларны төрле номинацияләр буенча бәяләячәк.

Гаризалар OKAgrys@yandex.ru электрон адресы буенча 23 июльгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22835, 89655916854.

news_right_1
news_right_2
news_bot