news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдум көне билгеләнгән

Халыктан җыелган акчаны шәһәр урамнарын яктырту, тротуарлар салу, картайган агачларны кисү, балалар мәйданчыклары өчен сарыф итү планлаштырылган.

(Әгерҗе, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе районында үзара салым җыюга кагылышлы референдум  18 ноябрьгә билгеләнгән, дип яза җирле басма.

Хөкүмәт агымдагы елда да халыктан җыелган һәр бер сумга дүрт сум өстәячәк. Халыктан җыелган акчаларны шәһәр урамнарын яктырту, тротуарлар салу, картайган агачларны кисү, балалар мәйданчыклары урнаштыру, Әгерҗе елгасы юлын тәртипкә китерү, зиратларны чистарту, территорияләрне яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту өчен сарыф итү планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot