news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

2018 елның ун аенда Әгерҗе районында унике юл-транспорт һәлакәте булган.

(Әгерҗе, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). ЮХИДИнең Әгерҗе бүлекчәсе  һәм район үзәк хастаханәсе белән берлектә шушы уңайдан район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үткәрде. Бу турыда җирле басма.

2018 елның ун аенда Әгерҗе районында унике юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиде кеше үлгән, уналты кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Сергий Радонежский чиркәве рухание протоиерей Андрей Ехлаков ашыгуларның һәлакәткә китерүен билгеләп үтте. Ыгы-зыгы килмичә, кабаланмыйча йөрергә, өйдә сезне яратуларын һәм көтүләрен һәрчак истә тотарга кирәклеген әйтте.

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин юлга чыкканда дога укып чыгарга, игътибарлы булырга, башкаларны исән-сау барып җитәргә һәм әйләнеп кайтырга теләп озатырга кирәклеген искәртте. Ахырдан шундый теләкләр белән дога кылды.

ЮХИДИның өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова шәһәр мәктәпләреннән килгән укучыларга юлларда үлгән яшьтәшләре турында онытмаска, аларның хаталарын кабатламаска кирәклеге турында сөйләде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә, светофорга карап йөрергә, 18 яшькә җиткәч кенә машина руле артына утырырга өндәде.

Быел юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрнең исемлеген укыганда МЧС, ашыгыч ярдәм, ЮХИДИ машиналарының үзәк өзгеч сиреналары яңгырады. Шул тавышлар астында балалар һәм Яшьләр үзәгеннән килгән волонтерлар кулларындагы шарларын күккә очырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100