news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә йорт ишелгән - фото

Җимерекләр арасында коткаручылар бер ир-атны тапкан

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Светлана Белова). 9 сәгать 52 минутта Әгерҗедә Чайковский урамындагы 13нче йорт җимерелүе һәм җимерекләр астында ир-атның калуы билгеле булды, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Урынга барлык ашыгыч хезмәтләр чыккан. Ачыкланганча, ике катлы буш йортта кирпеч дивар ишелгән. Җимерекләр арасында коткаручылар күрше йортта яшәүче 34 яшьлек кешене табып алганнар. Умыртка баганасы, күкрәк сөяге җәрәхәтләре белән ул шок хәлендә Әгерҗе үзәк район сырхауханәсенә озатылган.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
















autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100