news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә ятимнәргә фатирлар бирелде

Фатир ачкычларын район башлыгы Валерий Макаров һәм “Бөтенроссия халык фронты“ вәкиле Равил Хөснуллин тапшырды.

 (Казан, 10 сеннтябрь, “Татар-информ”). Әгерҗедә кичә ятимнәргә тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылды, диелә “Әгерҗе хәбәрләре” басмасында.

“Авангард“ кинотеатры бинасында район башлыгы Валерий Макаров һәм “Бөтенроссия халык фронты“ның Татарстан төбәгендәге башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин кулларыннан фатир ачкычлары кабул итеп алган бәхет ияләре: Диана Семенова, Әлфинә Сәлимова, Рузана Исламова, Айдар Вәлиев. Аларның барысына да фатирлар Энгельс урамындагы йорттан бирелгән. Инде шушы көннәрдә өй хуҗалары яңа фатирларына күченә дә башлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot