Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә яшь әниләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырдылар
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова тугыз бәхетле әнигә Ана капиталы сертификатын тапшырды.
(Әгерҗе, 29 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Зөлфия Бакасова тугыз бәхетле әнигә Ана капиталы сертификатлары тапшырдылар, дип яза район басмасы.
Әгерҗедә яшәүче Виктория Пугачева тантанада гаиләсе белән катнашты.
–Олы кызыбыз Ксениягә биш яшь. Ә кечкенәбез Артемга нибары ике генә ай әле. Ирем Максим белән киңәшләштек тә “Ана капиталы“н торакны яхшырту өчен тотарга булдык. Хәзергә әти-әнидән калган фатирда яшибез. Участок сатып алдык. Ә дәүләт биргән 453 мең сум йорт төзү өчен бик зур ярдәм булачак, – ди Виктория.
Тантанага килүчеләрнең күбесе Виктория кебек Ана капиталын нәкъ менә шул юнәлештә тотарга планлаштыра.
–Без дә сертификатны торакны яхшыртуга юнәлтәбез, – ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары, моннан сигез ай элек икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Раушания Яппарова.
– Чынлап та, күп гаиләләр сертификатны торак проблемасын хәл итү өчен файдалана. Аннан кала, балаларның укуы өчен түләүгә. Шулай ук әлеге дәүләт ярдәме ананың булачак пенсия күләмен арттыру өчен дә каралган. Яңа закон нигезендә тагын бер төр гамәлгә керде, ул инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм итүгә нигезләнгән, – ди Пенсия фонды идарәсе белгече Марина Голосеева.
Быел ЗАГС хезмәтенең йөз еллык олуг юбилее. Шул уңайдан мөдир Лилия Госманова иң матур теләкләрен җиткерде һәм гаиләләргә бүләкләр тапшырды.
–Әлеге юбилей елында ЗАГС бинасында никах теркәү, бала тугач таныклык тапшыру, ике, өч яисә аннан да күбрәк сабыйлары дөньяга килгән гаиләләргә Ана капиталы сертификатларын бирү кебек сөенечле тантаналарны ешрак уздырасы иде. Сезнең бәхетле йөзләрегезне күрү – безнең өчен дә зур шатлык ул. Гаиләләрегез имин булсын, балаларыгыз авырмасын, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз