news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшь иҗатчыларның “Көмеш каләм“ район фестивале узды

Бәйгегә иҗат утында янучы, язма-шигырьләре төрле матбугат басмаларында еш күренүче укучылар килгән иде.

(Әгерҗе, 22 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә яшь иҗатчыларның “Көмеш каләм“ район фестивале узды, дип яза җирле басма.

90нчы еллар ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәүһәрия Шәймәрданова тәкъдиме белән районда киң колач белән уздырыла башлаган иде бу бәйрәм. Һәр елны диярлек язның матур бер көнендә укучылар районыбыз язучылары кулы астында иҗат мәйданында чарланалар. Каләм осталарының да очрашу, фикер алышу, үсеп килүче буынга теләк-тәкъдимнәрен җиткерү урыны ул.

–Иҗатка зур этәргеч ясаучы, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче бердәнбер бәйге ул “Көмеш каләм“, – диде район мәгариф идарәсе методисты Рәсимә Гарифуллина катнашучыларны сәламләп.

Быелгы бәйгенең Кадыбашта уздырылуы очраклы түгел. “Тугыз елдан соң без яшь иҗатчыларны үзебездә кабул итүгә бик шат“, диделәр оештыручылар. Әлеге мәктәп, узган ел “ТР гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе“ бәйгесендә җиңү яулап, бер миллион сум грантка лаек булган иде. Белем бирү йорты каләм чарлаучы балалары белән дә дан тота.

Бәйгегә иҗат утында янучы, язма-шигырьләре төрле матбугат басмаларында еш күренүче укучылар килгән иде. Алар үзләрен “Яшь хикәяче“, “Яшь хәбәрче“, “Яшь шагыйрь“, “Нәфис сүз“ номинацияләрендә сынадылар.

Әйтергә кирәк, биремнәр гади түгел иде. Мәсәлән, яшь хәбәрчеләр алдына туган авылың яки шәһәреңдәге атамалар турында мәкалә яки радиотапшыру әзерләргә дигән бурыч куелды. Укучылар сынатмаганнар: авыл-шәһәр исемнәренең каян килеп чыгышы, атамаларның ни өчен шулай йөртелүе турында матур гына язмалар әзерләгәннәр.
–Исәнбайда “Салкын чишмә“, “Яман чокыр“, “Унике агачлык“ дип аталучы урыннар бар. Без аларга ни өчен шундый исем бирелүе турында дәрестә дә фикер алышкан идек. “Көмеш каләм“ бәйгесенең биремен игълан итүгә өйрәнгәннәрне искә төшерергә туры килде, – диде Илүзә Нәгыймова.

Илүзәнең иҗатка гашыйк кыз икәне күренеп тора. Сөйләме матур, бай, җөмләләре төзек. Әле ул хикәяләр язам дип тә сөендерде. Киләчәктә аны “Яшь хикәяче“ номинациясендә дә күрергә язсын.

“Яшь шагыйрь“ бәйгесендә катнашучыларны район шагыйрәләре Әлфирә Низамова һәм Наилә Харисова бәяләделәр.

–Шигърият – татар әдәбиятының йөзек кашы ул. Әмма кайбер укучыларның сүз байлыгы сайлыгына, шигырьләрендә сурәтләү чараларының аз булуына борчылдык. Акланырга сәбәпләр дә бар: татар телен “кысу“ нәтиҗәсендә иҗат түгәрәкләренең эше дә “саекты“. Укучыларның китаптан бизүе, вакытлы матбугат чараларын укымаулары да – төп сәбәпләрнең берсе, – диде Әлфирә ханым.

Ә менә “Нәфис сүз“ номинациясе укучыларның, киресенчә, шигърияткә гашыйк булуларын раслады. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу өчен авыргарак та туры килде. Чөнки һәр чыгыш күңел кылларын тибрәтерлек булды.

1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Илнар Мөстәхимов әлеге номинациянең ачышы булды дисәк тә, ялгышмабыз. Илнар бәйгедә үзен беренче тапкыр сынады, әмма сынатмады. Баласын саклап калу өчен туңып вафат булган ана турында шигырь сөйләде ул. Аның тарафыннан әлеге шигырь яңгыраганда тамашачылар да күз яшьләрен тыя алмадылар.

–Шәһәрдә үссәк тә, безнең өйдә чын татар мохите. Әби-бабам безгә туган телдә генә аралашырга рөхсәт итәләр. Әтием Илшат шәһәр егете булса да, татарчаны су урынына эчә. Без – гаиләдәге дүрт бала да туган телдә сөйләшәбез, – ди Илнар.

–“Көмеш каләм“ бәйгесендә үзләренең осталыкларын күрсәткән укучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә зур рәхмәт. Без ышанабыз: районда иҗат утында янучы мондый балалар булганда телебезгә бернинди куркыныч та янамас. “Көмеш каләм“ фестивале киләчәктә дә каләм тибрәтүче балаларны җыяр дип өметләнәбез, – диде мәгариф идарәсе методисты Гөлфирә Миңнехәмитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100