news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүчеләре этнографик диктант язды

Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

(Әгерҗе, 2 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Бөтенроссия акциясенә кушылып әгерҗелеләр этнографик диктант яздылар. Анда 50дән артык район кешесе катнашты. Бу турыда район басмасы яза.

Диктант язучылар арасында табиблар, укытучылар, журналистлар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, укучылар бар иде. Бу чарада аеруча 1нче гимназия укытучыларының актив катнашты. Диктант язарга Девәтернә, Исәнбай, Тәбәрле, Красный бор кебек ерак авыллардан да килгәннәр. Аларны волонтерлар каршы алды.

Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

"Быел бу чара өченче тапкыр үткәрелде. Ул халкыбызның этнографик грамоталылыгын ачык күрсәтә. Сорауларга җавап бирү тирән белемле булуны таләп итә", – диде бу чараның райондагы кураторы Марс Гатауллин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100