news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүче гаилә “Нечкәбил" бәйгесенең дүрт номинациясе буенча диплом алган

Динара Җиһангәрәева “Нечкәбил” конкурсының Алабугада узган ярымфиналында катнашты.

(Әгерҗе, 21 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Рәмзия Зарипова). Әгерҗедән Динара Җиһангәрәева “Нечкәбил” конкурсының Алабугада узган ярымфиналында катнашты, дип яза җирле басма.

Динара – Әгерҗе кызы, 28 яшьтә, Казан кооператив институтын тәмамлаган, Казан химия-технология институтында тәрҗемәче белгечлеге алган. Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсенең хисап һәм отчет бүлеге белгече булып эшли. Ире Айрат белән 5 яшьлек кызлары Амалияне тәрбиялиләр.

– Алабугада сайлап алу турында әңгәмәдә катнашканнан соң 17 гаиләдән сайлап алынган 9ы арасында безнең дә ярымфиналга узуыбыз көтелмәгән шатлык булды. Менә шуннан башланды инде зур бәйгегә әзерләнү эшләре... Үземнең дә, ирем Айратның да нәсел шәҗәрәсен төзедек. “Гаиләбез тормышы” дигән инша яздым. Амалиябез “Минем әни” бәйгесенә рәсем ясады. “Ватаным Татарстан” исемле иҗат бәйгесенә гаиләбез белән ял иткән “Крутушка” шифаханәсе янәшәсендәге Зәңгәр күл турында язма әзерләдем, – ди Динара.

Ярымфиналда нәселләре традицияләрен яктыртып, Җиһангәрәевларга “Түбәтәйләр бәйрәме” күрсәтү дә йөкләнә. Алар бәйгегә түбәтәйләр тегеп алып баралар. Әлеге милли баш киемен хәйрия ярминкәсендә саталар, бүләк итәләр. “Түбәтәй бәйрәме“ әниләре Лилия һәм Раилә, “Тәмле” кафесы осталары әзерләгән татар халык ашлары белән тулы табын артында зур гаиләләренең матур йолалары турындагы чыгышлар, җырлар белән үрелеп бара. Динараның әтисе Мөдәррис үзе иҗат иткән Әгерҗегә багышланган шигырен сөйли. Каенатасы Рафаэль түбәтәйләр турында җыр башкара. Кечкенә Амалия әбиләренә багышланган җыры белән сөендерә.

Нәтиҗәдә, ярымфиналда катнашкан 9 гаилә арасында Җиһангәрәевлар иң яше булсалар да, бүләкләрнең иң күбенә лаек булалар. Дүрт номинация буенча диплом аларның гаилә архивын баета, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100