news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүче Алсу ханым биш кызга әни җылысы бирә

Шаһалиевлар ике ул үстергәннәр.

(Әгерҗе, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә яшәүче олы йөрәкле Алсу–Флүр Шаһалиевлар, биш кыз – Оля, Марина, Снежана, Милана, Диананы тәрбиягә алып, аларга ата-ана назы бүләк итеп яшиләр, дип яза җирле басма.

 Әгерҗедә Түбән Кама агрокөллияте филиалында мастер булып эшләүче Алсу ханым Әниләр көне алдыннан Чаллыда “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе“ зона бәйгесендә катнашты. Анда Чаллы, Актаныш, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Мамадыш, Тукай районнарыннан барлыгы 14 җәмәгать тәрбиячесе осталыкта сыналды. Әлеге бәйгедә Алсу ханым икенче урынга лаек булды.

Гомумән, әлеге олы йөрәкле ханым турында күп язарга, аның турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Бик тыйнак, әмма тәвәккәл бу ханымнан тирә-юньдәгеләргә җылылык бөркелә. Нинди генә авыр вакытларда да төшенкелеккә бирелмәве белән сокландыра ул. Эшендә зур уңышлар яулады, күпме яшь егет-кызларны аш-су серләренә өйрәтте. Өендә дә нәрсә генә пешерергә тотынса да, ул кызлары белән бергә эшли. Аларны оста хуҗабикәләр булырга өйрәтә.

Шаһалиевлар ике ул үстергәннәр. Олысы өйләнеп үз гаиләсе белән яши, әти-әнисенә онык бүләк иткәннәр. Төпчеге армия сафларында хезмәт итә.

– Ирем белән икәү генә калгач, өй буш кебек тоелды. Бала тавышына сусадык без. Уйлаштык та тәрбиягә бала алырга булдык, – дип сөйли Алсу ханым.

Шулай итеп, биш кызга әти-әни булалар алар. Җил-яңгыр тидерми үстерәләр аларны Шаһалиевлар.

– Әлбәттә, кызларны тәрбияләүдә әни буларак минем өлешем күбрәк. Мин аларның акыллы, эш сөючән, гаилә җанлы булып үсүләрен телим, – ди Алсу ханым.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100