news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә ял паркын төзекләндерү буенча фикер алышу булды

Яшьләр Wi-Fi зонасы, музыка булуын, спорт мәйданчыкларының бүленеп алынуын телиләр.

(Әгерҗе, 9 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗедә дүрт гектар мәйданны биләп торучы “Орешник“ ял паркы зонасы быел кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән иң яхшы проектларны сайлап алу федераль бәйгесендә җиңү яулады. Ял зонасының киләчәге өчен борчылучы шәһәр халкын җәмәгать фикер алышуларына җыйдылар, дип яза җирле басма.

Шәһәрдәшләр әлеге ял паркын киләчәктә ничек күрәселәре килү турында бәйгегә кадәр апрель аенда ук фикер алышканнар иде инде. Анда иң кыю фикерләр яңгырады. Ә бу юлы актив әгерҗелеләр Казанның яшь архитекторлары тәкъдим иткән яңа проект буенча фикер алыштылар.

Архитекторлар “Орешник“ның уникаль ландшафтын, агачларны саклап калырга тырышканнар. Проектка сәламәт яшәү рәвешенә туры китереп бераз төзәтмәләр дә керткәннәр. Мәсәлән, кафе паркка кергәнче урын алачак. Бу шәһәр халкына бик уңайлы булыр, диләр. Ә менә бәйрәм сәхнәсен, киресенчә, парк эченә үк куйганнар. Спорт мәйданчыкларыннан тыш, ниһаять, этләр белән йөрү, аларны өйрәтү урыны да бүленәчәк. Паркның иң тыныч урынында өлкәннәр өчен павильон була. Алар биредә ял итә, китап укый, шахмат уйный алалар. Барлык зона буйлап төрле җайланмалы һәм гамаклы баулы парк үтәчәк. Кышын кайда чаңгыда һәм тюбингта шуарга мөмкин булачагы турында да сөйләделәр. Беренче тыңлауларда тәкъдим ителгән барбекю һәм мәйдан, җәяүле һәм велосипедчылар юлы, вилосипедны прокатка алу урыны, балалар бүлмәләре белән бәдрәфләр турында да тәфсилләп аңлатылды.

Презентация тәмамланганнан соң район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, социаль учреждениеләр җитәкчеләре, урман хуҗалыгы, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый совет, яшьләр лидерлары, актив пенсионерлар, төркемнәргә бүленеп, проектка үзгәрешләр керттеләр. Мәсәлән, буккроссинг, ягъни укылган китапны калдыру урынын түбәле павильон эченә кертергә кирәк. Парк исемен символлаштыручы, әйтик, чикләвекле тиен тасвирланган артобъект һәм фотозона урнаштыру. Күчмә никах өчен зона, фонтан булдыру да мөһим диделәр.

Яшьләр дә тәкъдимнәрен әйтергә ашыктылар. Алар Wi-Fi зонасы, музыка булуын, спорт мәйданчыкларының бүленеп алынуын телиләр.

Казан кунаклары утырышта яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне дә исәпкә алырга сүз бирделәр, диелгән район хәбәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100