Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә йөзенче сабыйны теркәделәр
Быел ЗАГС хезмәте оешуга – йөз ел.
(Әгерҗе, 27 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Быел ЗАГС хезмәте оешуга – йөз ел. Әгерҗе ЗАГС бүлегендә әлеге тантаналы вакыйга белән бәйле чаралар башланды инде. Бу атнада районда быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр, дип яза район газетасы.
Есения – Әгерҗедә яшәүче Светлана–Андрей Гвоздевскийлар гаиләсендә туган беренче сабый. Ул 14 апрельдә дөньяга килә.
–Кызыбызның йөзенче сабый булып туганын белмәдек тә. Бу – безнең өчен истәлекле, күңелле һәм шатлыклы вакыйга, – ди яшь әни Светлана.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова бу гаиләгә сабыйның туу турында таныклыгын, Президентыбыз һәм район башлыгы котлауларын һәм бүләкләр тапшырганда иң матур теләкләрен дә җиткерде.
–Бала тавышы яңгыраганда гына гаилә бөтен һәм бәхетле була. Сезнең сабыегыз да әти-әни канаты астында бәхетле булып үссен, сәламәт булсын. Өегездә бөтенлек, тынычлык, татулык хөкем сөрсен, – диде ул.
Тантанага беренче оныкларын котларга Сергей һәм Раида Шулеповлар да килгән иде.
–Бергә яшәвебезгә 30 ел тулган көннәрдә балаларыбыз безне онык бүләк итеп сөендерделәр. Бу – безнең өчен бик зур бүләк, – диделәр алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз