news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә җәй көне бал экофестивале узачак

Фестивальдә баллы чәкчәк пешерү осталыгы бәйгесе оештырылачак.

(Әгерҗе, 1 май, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”). 12 августта Татарстанның Әгерҗе районында бал экофестивале узачак, дип хәбәр итә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Шәһәр ипподромында үтәчәк фестиваль программасында бал һәм бал продуктлары ярминкәсеннән тыш, баллы татар ризыгы – чәкчәк пешерү осталыгына бәйге оештыру планлаштырыла. Бал бәйрәмендә халык һөнәрчелеге күргәзмәсе дә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100