Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә вакансияләр ярминкәсе узды
Бу көнне барлыгы 24 кеше мөрәҗәгать итте.
(Әгерҗе, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Гөлнара Хуҗина). Кичә мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы филиалында оешма-учреждение вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды, дип яза җирле басма.
Бу чара эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр арасында елдан-ел популярлаша. Мондый ярминкәләрнең беренчеләре безнең районнан ике-өч эш бирүче катнашында гына уза торган булса, хәзер аларда Удмуртиядән дә вәкилләр катнаша. Мәсәлән, Кече Пургадагы “Луч“ предприятиесе җитәкчелеге берничә ел рәттән инде безнең райондагы мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итә. Әлеге пластмасса заводында хәтта Тирсәдән йөреп эшлиләр. Күпләрне ташламалы стаж булуы да кызыктыра икән.
Ижаудагы “ССГ-Урал“ һәм “АмурПромСервис“ ширкәтләре вахта ысулы белән эш тәкъдим итәләр.
Безнең Әгерҗедә беренче генә булуыбыз түгел инде, – ди “АмурПромСервис“ ширкәте вәкиле Елена Логинова. – Нәтиҗәсе дә бар: шундый очрашулардан соң әгерҗелеләр эшкә киләләр. Без гаиләлеләрне дә көтеп калабыз. Әгәр кирәкле белгечлекләре юк икән, укытабыз да.
Ярминкәдә Әгерҗедәге оешмалардан да вәкилләр катнашты. Мәсәлән, “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе, “Агрофирма–Әгерҗе“, “Нәүрүз“ ширкәтләре, сервис локомотив депосыннан килгән хезмәткәрләр кирәкле белгечләр турында сөйләделәр.
Эш эзләүчеләр арасында авыллардан килүчеләр, пенсия яшенә якынлашучылар, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр бар иде.
Аларга ветеринария табибы, диспетчер, смена мастеры, ишегалды җыештыручы, токарь, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, электр монтеры, штукатур, маляр һәм башка белгечлекләр тәкъдим ителде. Эретеп ябыштыручы, сатучы-кассир, ипи пешерүчеләрне вахта ысулы буенча да эшкә көтәләр. Хәтта алма җыярга сезонлы эш тә тәкъдим иттеләр.
Мин ун ел поездларны озатучы булып эшләдем. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында ул эшемнән чыгарга туры килде. Хәзер мин икенче эш эзләү белән мәшгуль. Вакансияләр ярминкәсендә ике оешмадан визиткалар алдым, – диде Аидә Галләмова.
Бу көнне барлыгы 24 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның өчесенә төгәл эш урыннары тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз