news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә узган “Үлемсез полк“ акциясендә ике меңгә якын кеше катнашты

у көнне район күләмендә уздырылган “Ветеранга хат“ акциясендә җиңү яулаган укучыларның иҗат җимешләре дә укылды.

Әгерҗедә узган “Үлемсез полк“ акциясендә ике меңгә якын кеше катнашты
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 9 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәмендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Әгерҗедә ике меңгә якын кеше әтиләре, бабалары, туганнарының фотосурәтләрен тотып, шәһәр буйлап горур атлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел әлеге акцияне Әгерҗедә үзенчәлекле итеп оештырганнар иде. Өлкән һәм яшь буын канкойгыч сугышта катнашкан якыннары турында сөйләделәр, күпләр әңгәмә барышында күз яшьләрен дә тыя алмады.

Әнә шулай, Әгерҗедә узган “Үлемсез полк“ акциясендә өлкән, урта һәм яшь буын да катнашты. Оешма-учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре – барысы да горур атлап бәйрәм үтәсе төп мәйданга килделәр.

Колоннаны район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, яшь армиячеләр, яшьләр оешмалары вәкилләре җитәкләделәр.

Бу көнне район күләмендә уздырылган “Ветеранга хат“ акциясендә җиңү яулаган укучыларның иҗат җимешләре дә укылды. Ә бәйрәм үтәсе төп мәйданда акциядә катнашучыларны йөзләгән райондашыбыз каршы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100