news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә узган “Без бергә“ фестивалендә 160 укучы катнашты

Район бәйгесендә җиңүчеләр Казанда узачак республика фестивалендә катнашачаклар.

(Әгерҗе, 23 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗедә узган “Без бергә“ халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең район этабында жюри әгъзалары кырык укучының сәхнә осталыгына бәя бирде. Ә авылларда үткәрелгән зона этапларында барлыгы 162 укучы катнашкан иде, дип яза җирле басма.

“Нәфис сүз“ номинациясендә 4нче һәм Красный бор мәктәпләреннән Регина Орехова һәм Диана Аристовага тиңнәр булмады. Ә җыр буенча Көчек мәктәбеннән Софья Карпова башкарган удмурт җырына иң югары бәя бирелде. Жюрига бию коллективлары чыгышларын бәяләү авыргарак туры килгәндер. Чөнки әлеге коллективларның күбесе республика бәйгеләрендә дә актив катнашалар. Иж-Бубыйдан “Карусель“, “Яшьлек“, балалар иҗаты йортыннан “Кнопочки“, “Росинки“ төркемнәреннән Көчек мәктәбе каршында эшләүче “Радуга“ коллективы да калышмады.

Тирсәдән Сөмбел Йосыпова, 3нче мәктәптән кашыкчылар төркеме, 2нче мәктәптән “Кап-Эль“, Красный бордан “Ритм“ ансамбльләре чыгышлары да югары баллар алды. Фестивальдә “Иҗади гаилә“ номинациясе дә бар иде. Анда Девәтернә “сандугачы“ Фәнис Арсланов, аның җәмәгате Алия һәм кызлары Назлыгөл җыр башкардылар. 3нче мәктәп мөгаллимәсе Гөлнара Нәбиева да кызы Алисә белән җыр тәкъдим итте.

Бик күпләр “Россия сувенирлары“ дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсендә дә катнашты. Нинди генә матур әйберләр юк иде анда: сәйләннән, төсле йоннан, саламнан эшләнгән һәр эшләнмә матурлыгы белән таң калдырды.

Район бәйгесендә җиңүчеләр Казанда узачак республика фестивалендә катнашачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100