news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә уңышны 3 тапкырга арттыручы элиталы сортлы бәрәңге утыртырга планлаштыралар

Хәзергә яхшы сортлы орлык белән тәэмин итү бара.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Әгерҗе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2017 елда гектарыннан 250-300 центнер бәрәңге уңышы алырга планлаштыра. Моңа алар ашлама куллану һәм элиталы сортлы бәрәңге утырту хисабына ирешергә ниятли.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин хәбәр итте.

“Хәзергә яхшы сортлы орлык белән тәэмин итү бара. Быел бәрәңгедән югары уңыш алырбыз дип исәплибез”, - диде идарә җитәкчесе.

Мәгълүм булганча, узган ел Әгерҗедә гектарыннан 117 центнер бәрәңге алынган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot