news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә туучылар саны өч тапкыр кимегән

2017 елның ике аенда 39 бала дөньяга килгән

(Әгерҗе, 2 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе ЗАГС идарәсе мәгълүматларына караганда, февраль аенда районда 23 сабый туган. 14 гаиләдә малай, 9 гаиләдә кыз тууны бәйрәм иткәннәр, дип яза районның "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.

53 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 31е – ир-ат, 22се – хатын-кыз.

Дүрт пар гаилә корган, алты пар аерылышкан.

2017 елның ике аендагы саннарга күз салсак, бу чорда 39 бала дөньяга килгән. Шуларның 14е – гаиләдә беренче, 13е – икенче, җидесе – өченче, бишесе – дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә туган.

Гыйнварда һәм февральдә 114 кеше вафат булган – 61 ир-ат,  53 хатын-кыз, диелә район хәбәрендә .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100