Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә "Туганлыкның асыл җепләре" кичәсе узды
Һәркем туганнары, туганлык җепләрен ныгыту, нәселне барлау турындагы фикерләре белән уртаклашты.
(Әгерҗе, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Кадыбаш авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы "Туганлыкның асыл җепләре" дигән кичә үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Китапханәче Фәридә Каюмова туганлык турында хәдисләр, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең туганлык турындагы вәгазен укыды. Г. Гафарова "Җиде ятлар туган түгел" дигән җырны күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Ак калфак оешмасы җитәкчесе Рәзилә Ясәвиева үзенең туганнарына багышлап язган шигырьләре белән таныштырды.
Гөлзирә апа Бәшәрованың алар гаиләсендә булган фаҗигагә нигезләнеп язылган, буыннан-буынга күчеп килгән туганнар бәетен тыңлаганда барыбызның да күзләре яшьләнде. Һәркем туганнары, туганлык җепләрен ныгыту, нәселне барлау турындагы фикерләре белән уртаклашты.
"Мәдәният йортының ишекләре hәркем өчен ачык, мондый кичәләргә телефон аша да, белдерүләр язып та, шәхсән кешеләрнең үзләрен күреп тә чакырабыз, ләкин халыкны кузгатуы бик авыр," - дип үзенең борчылуын җиткерде мәдәният йорты директоры А.Сибатова.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз