news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә тоз мәгарәсе ачылды

Мәгарә хуҗасы Эдуард Ишкузин Әгерҗедән Ботиновлар гаиләсенә мәгарәгә берничә тапкыр бушлай йөрүгә хокук бирүче сертификат тапшырды.

(Әгерҗе, 3 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедә тоз мәгарәсе ачылды, дип яза җирле басма.

Тоз мәгарәләре ярдәмендә дәвалану елдан-ел популярлаша бара. Аларда ясалма рәвештә үзгә мохит булдырыла: температура, дымлылык, басым бер дәрәҗәдә саклана. Сеанс вакытында тын гына музыка уйный, ут та аз гына яктырта. Кыскасы, җанга рәхәтлек бирүче мохит хакимлек итә. Балалар өчен дә аерым урын тәгаенләнгән.

Тоз мәгарәсен ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Молчанова да килгән иде. Мәгарә хуҗасы Эдуард Ишкузин Әгерҗедән Ботиновлар гаиләсенә мәгарәгә берничә тапкыр бушлай йөрүгә хокук бирүче сертификат тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100