news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә тимер юллар салучыларны хөрмәтләделәр

Предприятие базасы буйлап сәяхәт иткәндә ветераннар үзләре эшләгән елларны искә алды.

Әгерҗедә тимер юллар салучыларны хөрмәтләделәр
almet-rt.ru/

(Әгерҗе, 5 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедәге 109нчы юл-машина төзелеше предприятиесе җитәкчелеге Тимер юлчылар көне алдыннан эшче-хезмәткәрләрен, ветераннарны бәйрәм табыны артына җыйды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына, ветераннарга бүләкләр тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Предприятие базасы буйлап сәяхәт иткәндә ветераннар үзләре эшләгән елларны искә алды.

Чынлап та, эшчеләрнең уртак тырышлыгы һәм зур көч куеп эшләве нәтиҗәсендә генә предприятие елдан-ел алга бара, уңышларын арттыра. Монда, әлбәттә, 31 ел җитәкче булып эшләгән хөрмәтле Александр Шиловның да тырышлыгы зур. Биредә күп еллар бухгалтер вазифасын башкарган җәмәгате Клавдия ханым белән ул да бәйрәм кунаклары булдылар. Әлбәттә, хатирәләр яңарттылар.

–Әгерҗедә база төзү көнүзәк мәсьәлә иде. Сазлы, агач баскан әлеге урынны берникадәр вакыт эчендә танымаслык иттек. Ул заманнарда бөтен эш кул белән башкарылды. Шунысын да әйтергә кирәк, төп эшче көч хатыннар һәм яшь кызлар иде. Бүгенге ветераннарның күбесе дә – бирегә 18 яшьтә килүчеләр. Аларга шпаллар да күтәрергә, рельслар да бушатырга туры килде. Бу ханымнарның һәрберсе тимер юллар салуда минем өлешем бар дип горурланып әйтә ала, – диде Александр Михайлович.

Бәйрәмдә предприятиенең хәзерге җитәкчесе Сергей Максимов, профсоюз комитеты рәисе Тимур Майдук һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100