news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә тимер юл оешмалары Кубогына хоккей ярышында җиңүчеләр ачыкланды

Бу көнне “Спутник“ командасы тренеры Евгений Грошевка ГТОның алтын билгесе дә тапшырылды.

Әгерҗедә тимер юл оешмалары Кубогына хоккей ярышында җиңүчеләр ачыкланды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 16 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең боз сараенда 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында хоккей ярышы уздырдылар. Рыш җиңүчеләре игълан ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларны Локомотив депосының һәм Әгерҗе станциясенең бер гасырлык юбилейларына, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап тимерьюлчыларның Ижау төбәгенең профсоюз оешмалары уздырды.

Беренче урынны Ижауның “Олимпик“ командасы яулады. Икенчедә – Әгерҗенең “Спутник“ уенчылары. Өченчедә – Каменное бистәсеннән “Мясной удар“ командасы. “Иң яхшы һөҗүмче“ һәм “Иң яхшы капкачы“ номинацияләрендә “Спутник“ командасы уенчылары Макар Сизов һәм Адил Шәймөхәммәтов бүләкләнде.

Бу көнне “Спутник“ командасы тренеры Евгений Грошевка ГТОның алтын билгесе дә тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot