news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә таулар һәм шугалаклар ясарга җыеналар

Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр.

(Әгерҗе, 13 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Һәр елны Әгерҗедә кыш җитүгә балалар өчен шугалаклар, агачтан таулар ясыйлар. Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр, дип яза җирле басма.

–Соңгы елларда кыш җитүгә Әгерҗедә берничә урында агачтан таулар ясап, шугалаклар катырып бала-чагаларны сөендерә идек. Быелгы кышны да балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп уйнап, күңелле итеп уздырсын өчен стадионда, “Яшьлек“ паркында, “Альфа“, “Кировское“ ТОСларында, Заводская урамында таулар ясалачак. Хоккей уйнар, тимераякта шуар өчен шугалаклар да әзерлибез. Алар стадионда, “Заводское“ ТОСында һәм Чапаев урамы, 3нче йорт янында булачак, – ди “Әгерҗе шәһәре“ мугниципаль берәмлеге җитәкчесе Илназ Сәфәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100